ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Рәсми Татарстан

ТР Президенты республикада парк һәм скверлар мониторингы форматын эшләүне йөкләде

15 июль 2017, 14:55

ТР Президенты республикада парк һәм скверлар мониторингы форматын эшләүне йөкләде Рөстәм Миңнеханов республика программасы нигезендә төзекләндерелгән парк-скверларда тәртип сакларга чакырды.

(Казан, 15 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында үткән традицион киңәшмәдә төбәкнең муниципалитет башлыкларын республика программасы нигезендә төзекләндерелгән парк һәм скверларда тәртип сакларга чакырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика лидеры ярдәмчесе Наталия Фишманга парк һәм скверлар мониторингын эшләүне йөкләде. “Социаль челтәрләр аша да мөмкин”, диде ул.

Татарстан Президенты иҗтимагый киңлекләрне булдыруга зур күләмдә бюджет акчалары тотылуын, эшләнгән эш юкка чыкмаска тиешлеген җиткерде.

“Әгәр дә без акчалар тотып, аларны карап тормасак, парклар аннан беркемгә дә кирәкмәсә, нигә аларны булдырып торырга?” – диде Рөстәм Миңнеханов. – “Мин район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Без бирегә шактый чыганаклар җәлеп итәбез”.

Моннан тыш ул, муниципалитетларның иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә үзләре кызыксынган булырга тиешлеген җиткерде. Киләсе елга акчалар бирелмәячәк. “Бездә артык акчалар юк, без мәдәниятле булырга, вазгыятьне үзгәртергә телибез. Әлеге акчаларга социаль объектлар, ишегалларында юллар төзекләндерергә мөмкин, әмма без парк һәм скверлар булдыруга, төзекләндерүгә тоттык”, - дип шәрехләде Рөстәм Миңнеханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10