ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

Җәмгыять

Балтач районында “Халыклар дуслыгы”нда “Хәтер сандыгы” ачылды

15 июль 2017, 23:00

Балтач районында “Халыклар дуслыгы”нда “Хәтер сандыгы” ачылды Музейга төрле истәлекле әйберләр тапшыручылар да еш килә.

(Балтач, 15 июль, "Татар-информ", "Хезмәт"). Балтачта “Халыклар дуслыгы” музеенда “Хәтер сандыгы” ачылды, дип яза җирле басма.

Чепьябызның йөзек кашы булган “Халыклар дуслыгы” музеенда ел буе ничәмә кеше кунакта булып, тарихи вакыйгалар истәлеген саклаучы диварлар белән сокланмый икән?
Районыбызга эшлекле сәфәр белән килүче мөхтәрәм шәхесләр дә, районыбызның төрле авылларында яшәүчеләр дә, Балтачыбыздан читтә яшәп, кунакка кайтучылар да биредә сәяхәт кылып, гүя элекке заманнарга кайткандай була. Ә алар Казан, Мәскәү, Иҗау, Тольятии, Казахстан, Красноярск, Үзбәкстан һәм башка күп кенә җирләрдән.

Музейга төрле истәлекле әйберләр тапшыручылар да еш килә, шулай да июнь аендагысы иң сөенечлеләренең берсе булгандыр. Лаеклы ялдагы укытучы, китаплар авторы Рәфхәт Зарипов музейга үзенең иҗат җимешен – “Хәтер сандыгы” дигән китабын бүләк итте.

- Хөрмәтле Гарифҗан абый! Сез музей барлыкка китерү һәм “Халыклар дуслыгы”н бөтен Татарстан буенча иң югары дәрәҗәгә күтәрү буенча легендар шәхес булып бөтен татар дөньясына танылдыгыз. Сау-сәламәт булып эшегезне дәвам итегез. Ихтирам белән автор дип имзаланган иде әлеге китап, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр