ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Заманча татар драматургиясенең башкаларга өлге булырдай үрнәкләре бар — Сәрвәр Сурина
"Бөек Болгар" фестивале халыкара статус алды
Мөфти Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны орден белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалаган
Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында ярымфиналга узды
Югары Ослан мөселманнары Марокко шәехе белән очрашкан

Татар матбугаты

Кемгә – «ханә», ә кемгә – «хана»? - "Шәһри Казан" газетасы

15 июль 2017, 17:12 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Кемгә – «ханә», ә кемгә – «хана»? - Дәүләт органнары учреждениеләренең һәм башка төрле формадагы оешмаларның элмә такталары ике дәүләт телендә – татарча һәм русча язылырга тиеш.

(Казан, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Линар Закиров). Әгәр берәр бинаның элмә тактасында «больница» сүзе янында «хастаханэ» яки «хастахана» дигән «имгәк» тәрҗемәле язу күрсәгез, белеп торыгыз, шул оешма җитәкчесенең үзенә «хана» булачак – аны җаваплылыкка тартып, штраф түләттерәчәкләр. Ниһаять, бу башбаштак­лыкка чик куя торган закон проектын Дәүләт Советы депутатлары сишәмбе көнне узган сессия­дә кабул иттеләр, дип яза "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе.


Штраф күләме – шалкан бәясе

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәкъдим иткән закон проекты республиканың Административ кагыйдә бозулар турындагы кодексына төзәтмә кертүне күздә тота. Документ нигезендә, дәүләт органнары учреждениеләренең һәм башка төрле формадагы оешмаларның элмә такталары ике дәүләт телендә – татарча һәм русча язылырга тиеш.

Министр үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2016 елда республиканың Тарих институты хезмәткәрләре, Казан, Чаллы, Әлмәт, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Нурлат һәм Чистай шәһәрләрендә элмә такталарны тикшереп, шаккатыргыч нәтиҗәгә килгәннәр. Дәүләт органнары һәм бюджет оешмаларындагы 292 элмә тактаның 75 проценты фәкать русча һәм нибары 25 проценты ике дәүләт телендә язылган.

Закон проектына Татарстан Президенты кул куеп, ул үз көченә кергәч, җирле хакимият органнары, элмә такта ике телдә язылмаган очракта, оешма җитәкчесен штрафка тарта алачак. Министр әйтүенчә, мондый документлар Башкортстан, Саха-Якутия, Кабарда-Балкар, Бурятия республикаларында кабул ителеп, тулы көченә эшли икән инде.

Депутатлар арасында бу хәлгә иң сөенгәне, мөгаен, Разил Вәлиев булгандыр. Аңа да, ул җитәкләгән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына да «Телләр турында»гы законның тулаем гамәлгә ашмавы турында борчулы мөрәҗәгатьләр күп килә.

– Бу элмә такталарга һич кенә дә кечкенә нәрсә дип карарга ярамый. Һәр кеше, урамда йөргәндә, аңа дәреслеккә караган шикелле карый. Бөтен нәрсә бер кечкенә нәрсәдән башлана... Әмма минем бер соравым бар. Законда язылганча, «Телләр турында»гы закон бозылса, 500 сумнан 1000 сумга хәтле штраф каралган. Без ул законны 13 ел элек кабул иттек. Ул вакытта 500 сум акча иде. Бүген 500 сумны инде зур акча дип әйтеп булмый. Ничек уйлыйсыз, киләчәктә бу сумманы арттырырга кирәк түгелме икән? – дип, министрга мөрәҗәгать итте депутат.

Энгель Фәттахов фикеренчә, законны кабул итеп, башта аны сынап, күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә тупларга кирәк, аннан соң инде штраф күләмен арттыру мәсьәләсенә кайту нияте барлыгы турында да әйтте.
Коммунистлар фракциясеннән депутат Артем Прокофьев та чеметкеле соравын бирми калмады.

– Административ җаваплылык­тан кала, бу мәсьәләне башка юл белән хәл итеп булмый идеме соң? Республикада хакимият вертикаленең ничек эшләгәнен беләбез бит. Нилектән килеп чыкты бу проблема? – дип сорады ул.
Министр аңлатканча, бу мәсьәләне урында муниципаль хакимияттән дә яхшырак контрольдә тотучы булмаячак.

Ташка кадак каккан Миргалимов

Хәтерләсәгез, июнь азагында узган сессиядә Татарстанның мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимовның соравына җавап биргәндә, күпме кешенең офтальмология, ягъни күз белән бәйле медицина хезмәтенә мохтаҗ булуы турында төгәл мәгълүмат булмавы турында әйткән иде.

– Әгәр сез безгә шундый мәгълүмат җиткерсәгез, без аны 2017-2018 елгы бюджетны планлаштырганда исәпкә алыр идек, – дип мөрәҗәгать иткән иде Миргалимовка Мифтахова.
Иптәш Миргалимов мондый мәгълүматны табып, трибуна янына чыгып, депутатлар алдында чыгыш ясады. 2016 елда күз белән бәйле ­­7393­ операция, бу елның яртыеллыгында 4430 операция ясалган. Шул ук вакытта 33 456 кеше (!) чиратта тора икән.

– Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды вәкиле аңлатканча, бу вазгыять федераль үзәккә бәйле. Гомер озынлыгы, тормыш дәрәҗәсе белән бергә авырулар саны да арта. Киләсе елга бюджетны әзерләгәндә, бу мәсьәләне, һичшиксез, күз уңында тотарга кирәк. Дөрес, акча күп булмый, ул беркайчан да җитми. Үзебезнең фракция исеменнән Татарстан Президентына да мөрәҗәгать итәчәкбез. Пенсионерларыбызга ярдәм итәргә кирәк, аларның пенсия күләме уртача 12 мең сум, ә күзгә операция 25 мең сумнан башлана, – диде Хафиз әфәнде.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, аны хуплап, күз белән бәйле авыруны вакытында дәваларга кирәк, диде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр