ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Авыл

Апаста терлекчелек белгечләре алты айга нәтиҗә ясадылар

15 июль 2017, 22:00

Апаста терлекчелек белгечләре алты айга нәтиҗә ясадылар Чыгыш ясаучылар кимчелекле якларны әйтеп, узган елның шул чоры белән чагыштырдылар.

(Апас, 15 июль, "Татар-информ", "Йолдыз",  Гөлзада Гатауллина). Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында терлекчелек белгечләре алты айлык эшләренә нәтиҗә ясадылар, дип яза район газетасы.

Идарәчеләр, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринарлар, ферма мөдирләре катнашында узган җыелышта бу өлкәнең һәр тармагы турында җентекле сөйләшү булды. Чыгыш ясаучылар кимчелекле якларны әйтеп, узган елның шул чоры белән чагыштырдылар. Хезмәтләрен тиешенчә башкармаган белгеч-җитәкчеләргә кызарырга туры килде.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин катнашты һәм чыгыш ясадылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр