ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Мәдәният

Нияз Халитның татар архитектурасы турындагы китабы Россиякүләм бәйгедә җиңү яулаган

13 июль 2017, 15:14

Нияз Халитның татар архитектурасы турындагы китабы Россиякүләм бәйгедә җиңү яулаган Татарстан китап нәшриятында архитектура тарихчысы Нияз Халит белән автограф-сессия үтте.

(Казан,13 июнь, “Татар-информ”, Фәния Лотфуллина). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халит һәм Наилә Әлменова-Халитның “1920-1960 еллар башында Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары” («Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920-х и начала 1960-х годов») хезмәте бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган “Елның иң яхшы китабы” бәйгесендә җиңү яулаган. Шул нисбәттән, 12 июньдә Татарстан китап нәшриятының Бауман урамында урнашкан китап кибетендә танылган архитектура тарихчысы Нияз Халит белән автограф-сессия үтте. Чарага килгән кунаклар әлеге китап һәм татар архитектурасы үрнәкләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

“Бу хезмәтем июнь аенда Мәскәүдә узган “Кызыл мәйдан” фестивалендә тәкъдим ителгән иде. Ул – “Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары” циклыннан өченче китап. Беренче хезмәт урта гасырларга багышланган, икенчесе XVIII гасыр ахыры XX гасыр башларына кадәр вакытны колачлый. Өченче китап бөтен совет чорын үз эченә алырга тиеш иде. Ләкин сәламәтлегем какшау сәбәпле, хезмәтемне берничә өлешкә бүлеп, беренче кисәген генә чыгарырга насыйп булды. Бу циклга татар архитектурасына төшенү, ачыклау, аны барлыкка килгән вакытларыннан алып “укырга” өйрәнү максатыннан тотындым”, – ди Нияз Халит.

Икенче максат – Татарстан һәм Казан архитектурасының үзенчәлеген саклап калу һәм үстерү. Нияз Халитов фикеренчә, бездә бары тик үзебезгә генә хас стиль белән салынган биналар күп. Алар хәзер дә төзелә тора. Мәсәлән, Кремель урамындагы банк бинасы яисә “Әкият” курчак театры әнә шундыйлардан. “Бу турыда төрле фикерләр ишетергә туры килә. Миңа калса, хәзерге архитекторлар Казаныбызның үзенчәлекле йөзен саклап калырга тырыша. Кайбер яңа эшләнгән биналар, урта гасырлардан калган тарихи объектлардан аерылмый да диярлек. Миллилек ул нәрсәдә күренә? Биредә тышкы күренеш кенә түгел, объектның эчтәлеге дә йогынты ясый дип саныйм. Мәсәлән, совет чорын гына алыйк. Ул вакытта төзелгән хрущевкаларның типлаштырылган проекты Франциядән кергән. Конструктивизм дигән интернациональ стиль бар иде. Ул бөтенләй Америка функционализмы. Мисалга матбугат йортын китерергә мөмкин. Беренче карашка, биредә бернинди милли бизәкләр дә, татар архитектурасы үрнәкләре дә юк. Ә төптән уйлап карасак, бу бина – бертуган Кәримовларның милли нәшрият йорты. Ул татарлар өчен Казанда төзелгән. Димәк, әлеге бина татар мәдәниятенең бер өлеше булып тора. Китапта нәкъ менә шулар турында аңлатырга теләдем”, – дип сөйләде архитектура тарихчысы.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр