ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли
Россиядә милли республикалар туган телдә имтихан бирүне кайтаруны таләп итә

Хәвеф-хәтәр

Саба районы кешесе Казанда җәяүлене бәрдергән

11 июль 2017, 00:00

Саба районы кешесе Казанда җәяүлене бәрдергән Нәтиҗәдә зыян күрүченең балтыр сөяге сынып урыннан күчкән, башы җәрәхәтләнгән җәяүле хастаханәгә озатылган.

(Саба, 11 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 7 июльдә кичке 22 сәгать 40 минутта Саба районыннан булган 21 яшьлек йөртүче Peugeot 407 автомобилендә Казанда җәяүлене бәрдерә, дип яза район газетасы.

Бу хәл 33 яшьлек хатын-кыз Достоевский һәм Вишневский урамнары кисешкән чатта җәяүлеләр өчен яшел ут янганда хәрәкәт көйләнә торган җәяүлеләр сукмагы аша чыгып барганда була. Нәтиҗәдә балтыр сөяге сынып урыннан күчкән, башы җәрәхәтләнгән җәяүле хастаханәгә озатылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10