ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда уртача хезмәт хакы 30553 сумны тәшкил итә

29 июнь 2017, 11:57

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда уртача хезмәт хакы 30553 сумны тәшкил итә Татарстанда иң зур хезмәт хакы файдалы казылмалар табу өлкәсендә теркәлгән.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ", Валерия Белова). 2017 елның гыйнварыннан апрельгә кадәр Татарстанда уртача хезмәт хакы узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7,4 процентка үскән һәм ул 30 553 сумны тәшкил итә.

Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә “Хезмәт кануннарын саклау мәсьәләләре” буенча ясаган чыгышында министрның беренче урынбасары Марат Гафаров җиткерде.

Ул Татарстанда иң зур хезмәт хакы файдалы казылмалар табу өлкәсендә – 51 417 сум булуын билгеләп үтте.

“Шунысын да искәртәм, авыл, ау, урман хуҗалыкларында хезмәт хаклары түбән дәрәҗәдә һәм ул 16 341 сумны тәшкил итә”, – дип билгеләп үтте министрлык вәкиле.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр