ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Хәвеф-хәтәр

Мөслим районындагы оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакы бурычлары түләнде

27 июнь 2017, 10:13

Тиешле чаралардан соң Мөслим районы "ЫК" җәмгыятенең 265 хезмәткәренә 1 миллион сумнан артык бурыч кайтарылган.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Хезмәт хакларын даими рәвештә вакытында түләмәүче, "конвертта" түләүче, бюджет һәм бюджеттан тыш фондлар алдында бурычлары булган оешмаларга карата махсус чаралар куллану эше дәвам итә.

Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге предприятиеләр белән махсус ведомствоара комиссия һәм Республика социаль-хезмәт багланышларын көйләү буенча комиссия карамагындагы Хезмәт хакы түләү, керемнәр халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча Координацион совет эшли.

Ведомствоара комиссия һәм Координацион совет үткәргән чаралар ярдәмендә Мөслим районы “ЫК” җәмгыятенең 265 хезмәткәренә 1088,5 мең сум бурыч түләнгән. Хезмәт кануннарын бозып, хезмәт хакларын даими рәвештә вакытында түләмәүче предприятие, оешмалар белән эш тулаем башкарылганчыга кадәр дәвам итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр