ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Җәмгыять

Аксубайда Варшава килешүе илләрендә хезмәт иткән элеккеге сугышчылар берләшмәсе актив эшли

25 июнь 2017, 22:00

Аксубайда Варшава килешүе илләрендә хезмәт иткән элеккеге сугышчылар берләшмәсе актив эшли Элеккеге сугышчылар хәрби-патриотик чараларда катнашалар, укучылар белән очрашалар.

(Аксубай, 25 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районында Варшава килешүе илләрендә хезмәт иткән элеккеге сугышчылар берләшмәсе актив эш алып бара, дип яза җирле басма.

Бу кешеләрне уртак мәнфәгатьләр берләштерә. Элеккеге сугышчылар хәрби-патриотик чараларда катнашалар, укучылар белән очрашалар, әңгәмәләр уздыралар, өлкән сугышчылар буыны вәкилләренең өйләренә барып хәлләрен белешәләр. Күптән түгел Көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннар союзы җирле бүлегенең чираттагы утырышы узды. Анда алар дөньядагы сәяси вакыйгалар турында фикер алыштылар, проблемалар турында сөйләштеләр. Очрашуны хәрби-кулланма спорт төре – пневматик винтовкадан ату ярышлары һәм Калашников автоматын сүтеп җыю дәвам итте.

– Илебездән читтә Ватанга хезмәт иткән елларны искә алдык. Элеккеге солдатларның корал белән ничек эш итәргә кирәклеген онытмаулары безне шатландырды, – дип белдерде КГТ ветераны Георгий Мадюков. Ветераннарның очрашуы хәтер обелискына  чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10