ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Спорт

Виталий Мутко: Бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә

24 июнь 2017, 15:09 , Фото: Салават Камалетдинов

Виталий Мутко: Бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә Россия футбол союзы президенты Конфедерацияләр Кубогы кысаларында Казандагы әзерлекне югары бәяләде.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия футбол союзы президенты Виталий Мутко Конфедерацияләр Кубогында Казан шәһәренең тоткан урынын билгеләде. Аның сүзләренчә, Казанга ышаныч һәм җаваплылык башка шәһәрләргә караганда күбрәк төшә.

“Казанның Россия Федерациясен уңайсыз хәлдә калдырганы булмады. Соңгы елларда ул Россиянең спорт каласына әверелде. Казанда Универсиада, Су ярышлары буенча дөнья чемпионаты булды. Монда югары дәрәҗәдәге чараларны оештыра, үткәрә беләләр. Моннан чыгып, бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә. Конфедерацияләр Кубогының төп уеннарын без Казанга бирдек”, - диде Виталий Мутко.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 24 июньдә, "Казан-Арена"да Россия һәм Мексика җыелма командалары А төркеменнән ярымфиналга чыгу өчен көч сынашачаклар. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр