ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган
"Ак Барс" хоккейчылары Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды
17 октябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән
Туксанынчы елларда "Алтын балык" җыры белән танылган Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсе бара

Авыл

Тәтеш районының “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе сөрү мәйданнарын икеләтә арттырган

20 июнь 2017, 02:00

Тәтеш районының “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе сөрү мәйданнарын икеләтә арттырган Хәзерге вакытта ул 6800 гектар тәшкил итә.

(Тәтеш, 20 июнь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова). Тәтеш районының “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе ике ел эчендә аларга сөрү мәйданнарын икеләтә арттырырга насыйп булган һәм хәзергесе вакытта ул 6800 гектар тәшкил итә, дип яза җирле басма.

“Ел саен әйләнешкә яңа җирләр кертәбез, җир эшләргә тиеш”, – дип инана хуҗалык җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров.

Мәсәлән, узган елда чөгендергә 300 гектар бүлеп бирелгән. Эшкәртү технологиясен катгый үтәү белән әлеге югары табышлы культураның бер гектарыннан 480 центнер уңыш алганнар, һәм, шулай булгач, яхшы гына акчалата табыш та. Башкарылган эшнең нәтиҗәлелеген күреп, быел тагын 200 гектар өстәгәннәр һәм мондый алгарышлы хәрәкәтне дәвам итәчәкләр. Билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыкның салым буенча да, хезмәт хакы буенча да бурычлары юк.

“Сөрү мәйданнарын арттыру югары технологияле техника таләп итә, – дип фикер йөртә Илгиз Фатыйх улы. – Үзебезнең оешу вакытында без 11 трактор, ике чәчкеч һәм йөз миллион сумнан күбрәккә башка җайланмалар сатып алдык. Моңа республика һәм Президентыбыз ягыннан зур булышлык күрсәтелү йогынты ясады”.

Предприятие фермасына бару әңгәмәбезне дәвам итүгә тагын бер этәргеч булды. Тирә-якта – шау-шу һәм гөрелдәү. “Юкса ашлык салу урыны да түгел”, – дип уйлап куйдым. Баксаң, трактор соскысы фермадагы иске биналарның берсендә ярымҗимерек стена калдыкларын вата икән. Ә янәшәдәге башка объектта ташчылар инде стеналарны өяләр.

Төзүчеләрнең эшләре ничек баруы белән кызыксынам. “Бик яхшы, заказчы белән үзара аңлашабыз, материал бар, техника белән тәэмин ителгән, тәмле итеп тукландыралар”, – диделәр алар.
“Өч атна элек биш терлекчелек бинасының өчесен яңартып коруга алындык, – дип күргәннәргә аңлатма бирә нык хуҗалыкчы, һәм нигезле итеп өсти: – янә республика программасы ярдәмендә”. Аның алдагы көнгә планы – заманча терлекчелек комплексы булдыру.

Яшь авыл хуҗалыгы предприятиесенә ныклы үсеш өчен яңа биналар бик кирәк. “Хуҗалыкта 600 баш мөгезле эре терлек бар, 128е – савым көтүлеге, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Бүгенгә (15 июньгә) бер сыерга тәүлеклек уртача савым 20,6 килограмм, ферма буенча – 2636, көн саен 2420 килограмм сатабыз”, – исәпләү машинасы төймәләре буенча бармаклар җиңел генә йөгерәләр.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе сөт җитештерү белән нигә шөгыльләнә дигән соравыма, менә җавап та алынды. Сыйфатлы продукт көндәлек табыш китерә. Ә терлекчеләр аның кабул итү бәясенең түбән булуына борчылалар. “Бер литр өчен 19 сум тирәсе, кычкыртып талау”, – диләр алар ачу һәм үпкә хисе белән.

Җир кешесе кул кушырып утыра алмый, аңа туган җирендә эшләргә кирәк. “Бакырчы” ҖЧҖда даими рәвештә 43 кеше хезмәт куя, диелгән район хәбәрендә.

“Барысы да бик әйбәтләр, һәркем үз эшен энәсеннән җебенә кадәр белә – җаваплылар, осталар, производство өчен янып-көючеләр, – җитәкченең кыска, әмма күп сыешлы бәясе барлык коллективка хөрмәт уята. – Аларның хезмәтен бәяләү авыр, шуңа күрә дә заман белән бергә атларга тырышабыз – алга таба да билгеләнгән юлны тотачакбыз – автоматлаштырырга, механикалаштырырга һәм авыл хуҗалыгы производствосын киңәйтергә, аның табышлылыгын арттырырга”, – диде әңгәмә ахырында Илгиз Шәйхаттаров.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр