ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнехановка Татарстан Милли банкының яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим иттеләр
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды

Фән һәм мәгариф

Мәгариф һәм фән күзәтчелеге хезмәте Бердәм имтиханнарның нәтиҗәләрен җиткерде

19 июнь 2017, 21:13 , Фото: Ильнар Тухбатов

Мәгариф һәм фән күзәтчелеге хезмәте Бердәм имтиханнарның нәтиҗәләрен җиткерде "Иң мөһиме – минималь чикне уза алмаучылар саны кимегән", – дип җиткергән Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте җәмгыять белеме, әдәбият һәм физика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының беренчел нәтиҗәләрен чыгарган. Узган ел белән чагыштырганда “икеле капчыклары” шактый азайган, дип хәбәр итә INTERFAX.RU.

“Җәмгыять белеме, әдәбият һәм физика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллы узган елгыныкыннан түбән түгел, бу имтиханның тотрыклылыгын күрсәтә. Иң мөһиме – минималь чикне уза алмаучылар саны кимегән”, – дип җиткергән дүшәмбе көнне Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов идарә тармагының мәгълүмат үзәгендә.

Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда җәмгыять белеменнән 17,5дән 13,8 процентка кадәр, физикадан 6,1дән 3,8 процентка кадәр, әдәбияттан 4,4тән 2,9 процентка кадәр кимегән.

Россиядә җәмгыять белеме буенча имтихан 5 июньдә, физика һәм әдәбияттан 7 июньдә үтте. Кравцов шулай ук идарә тармагының тарихтан мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы кертергә әзер икәнлеген, әмма әлегә андый карар булмавын җиткергән.

Ул тарихтан Бердәм дәүләт имтиханын база һәм профиль өлешкә бүлү Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтендә түгел, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы компетенциясендә булуын өстәп әйткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр