ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды
Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

Җәмгыять

Түбән Кама илнең иң куркынычсыз ун шәһәренең берсе

19 июнь 2017, 21:33

Түбән Кама илнең иң куркынычсыз ун шәһәренең берсе Рейтингта беренче өчлекне Грозный, Сочи һәм Нижневартовск яулаган.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Түбән Кама Россиянең иң куркынычсыз ун шәһәренең берсе булып танылган. Россиянеэ зур шәһәрләрендә яшәүче 258 мең 441 кешедән сораштыру үткәргән Domofond.ru порталы экспертлары шундый нәтиҗәгә килгән. Сораштыруда катнашучыларның “Мин куркынычсыз районда яшим яки караңгыда өйгә кайтырга курыкмыйм” дигән фикер белән ни дәрәҗәдә килешүләрен ачыклаганнар.

Грозныйда (8,7 балл) һәм Сочида (7,5 балл) яшәүчеләр үзләрен куркынычсызрак хис итә икән. Ә иң якланмаган шәһәр кешеләре булып Волгоградта һәм Ростов өлкәсенең Шахта шәһәрләрендә яшәүчеләр табылган. Грозныйда яшәүчеләр күршеләренең дустанә, кешеләрнең ярдәмчел булуын атаган. Сочи бер ел эчендә ике позициягә күтәрелгән – бу, мөгаен, 17 июньдә башланган Конфедерацияләр кубогы белән дә бәйледер.

Куркынычсыз шәһәрләр унлыгы рейтингына Армавир (7,3), Саранск (7,3), Мурманск (7,3), Чебоксар (7,3), Түбән Кама (7,2) һәм Владикавказ (7,2) кергән.

Куркынычсызлык буенча иминлек аз булган шәһәрләргә Омск (5,9), Чита (5,9), Әстерхан (6,0), Саратов (6,0), Чиләбе (6,0), Түбән Тагил (6,0), Балашиха (6,0) һәм Пермь (6,1) кергән.

Мәскәү рейтингта –  31 (6,9 балл), Санкт-Петербург – 42 нче (6,7 балл) урында. Казан икесен дә уздырып, 7,1 балл белән 20 нче урында урнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр