ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Узган елда Татарстанда торак программаларында катнашучылар өчен 10,6 мең фатир төзелгән
Россия Рәссамнар берлеге Суриков институтының Казандагы филиалы эшен яңартуны сорый
Балтачта Яңа ел бизәлешендә актив катнашучыларны бүләкләделәр
Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар
Путинның Казандагы штабы “Идея” технопаркында булачак

Хәвеф-хәтәр

Тукай районында "Киа" автомобиле юл кырыена төшеп, йөртүчесе һәлак булган

19 июнь 2017, 19:19 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Тукай районында Һәлакәт Чаллы – Борды трассасының 6 нчы чакрымында Югары Суыксу авылында булган.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Тукай районында "Киа" җиңел машинасы юл кырыена төшеп китеп, йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә кичә көндез алынган. Чаллы – Борды трассасының 6 нчы чакрымында, Югары Суыксу авылында, “Киа Спектра” автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе идарәне югалта һәм машина юл кырыена очып төшкән.

Урынга 72 нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге, медицина хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре килгән. Җимерелгән автомобильдәге зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәтелгән.

Һәлакәт аркасында 33 яшьлек хатын-кыз һәм 37 яшьлек ир-ат бәрелүләр белән хастаханәгә озатылган. Машина йөртүче һәлак булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр