ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Дин

Чирмешән районының Туймәт авылында якташлар ифтар мәҗлесе үткәргән

19 июнь 2017, 23:00

Чирмешән районының Туймәт авылында якташлар ифтар мәҗлесе үткәргән Авыз ачу мәҗлесенә 100ләп кеше җыелды.

(Чирмешән, 19 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Туймәт мәктәбендә Динар Ихтисамов ифтар оештырды. Авыз ачу мәҗлесенә 100ләп кеше җыелды. Ул үткән елда да Рамазан аенда авылдашларын җыеп сыйлаган иде, дип яза җирле басма.

Динар Бөгелмә шәһәрендә туып-үссә дә, үзен Туймәт малае дип саный, шуңа да әти-әнисенең (әтисе инде мәрхүм) туган авылында Коръән укытып, авыз ачтырырга ниятләгән.

-Минем бала чагым Туймәттә үтте, авыл кешеләрен яхшы беләм, әби-бабайларның да каберләре биредә, үзем дини кануннар белән яшим, мин алар рухына Туймәттә дога укытырга теләдем, ходай кабул итсен, - ди Казан шәһәрендә “Молагрохолдинг” директоры булып эшләүче Динар Фәрит улы. – Мин эш буенча да Чирмешән белән элемтәдә торам, монда безнең сөт җитештерүчеләребез яши. Чирмешән белән һәм мишәр булуым белән горурланам.

Бу кичтә мәктәпнең спорт залына җыелган халык үзәк ашханә хезмәткәрләре әзерләгән табында сыйланды. Мәҗлесне Казаннан килгән Ильяс Халиков алып барды, авыл халкы Казан нуры мәчете имамы Радик хәзрәтнең һәм Кол Шәриф мәчете мөәзине Яхъя хәзрәтнең Коръән сүрәләрен һәм вәгазьләрен тыңладылар. Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруындагы мөнәҗәтләр дә авылдашлар күңеленә хуш килде, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр