ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда кыргыз рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде
Республикада уңыш югалту турында сөйләргә иртәрәк — министр урынбасары
Советлар Союзы һәм Россия Геройларына җир кишәрлекләре бирү хакында канун кабул иттелде

Спорт

Зилә Вәлиева: Кремльгә Криштиану Роналду килүенә өметләндек

19 июнь 2017, 17:57 , Фото: Рамиль Гали

Зилә Вәлиева: Кремльгә Криштиану Роналду килүенә өметләндек "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры спортчыларның музейларда йөрергә вакытлары аз булуын азсызыклады.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның "Пирамида" мәдәният-күңел ачу үзәгендә урнашкан Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен матбугат үзәгендә “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева спортчыларның Кремльгә килергә вакытлары санаулы булуын азсызыклады.

“Криштиану Роналдуны без дә көттек, әмма сез аларның ничек тырышып әзерләнгәннәрен беләсез. Алар өчен футбол беренче урында, шулай калачак та. 2013 елгы Универсиадаан чыгып, спортчыларның мәдәни чараларны яратуларын беләбез. Буш вакыт булган саен, алар чараларда катнашырга тырыша”, – диде Зилә Вәлиева.

Шулай ук, музей-тыюлык директоры Конфедерацияләр кубогы вакытында Кремльдә булучылар саны артуын әйтте.

“Бер көн икенчесенә охшамый инде ул. Кичә бездә 8900 тирәсе кеше булды. Былтыр бу вакытта 7500 кеше булган иде”, – диде Зилә Вәлиева.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр