ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнехановка Татарстан Милли банкының яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим иттеләр
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды

Җәмгыять

Башкортстанда Яктыкүлдә курорт Сабан туе узган

19 июнь 2017, 20:44

Башкортстанда Яктыкүлдә курорт Сабан туе узган Сабан туенда Россия төбәкләреннән — Мәскәү, Оренбург, Екатеринбург, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәләреннән дә кунаклар килгән.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Башкортстанда Яктыкүлдә (Банное)  курорт Сабан туе узган. Сабан бәйрәме заманча форматта барлык катнашучыларга тагын бер кат традицион башкорт брендлары турында искә төшерә: көрәш, бишбармак белән сыйлану, башкорт батырлары хөрмәтенә җырлар...

Сабан туенда Россия төбәкләреннән – Мәскәү, Оренбург, Екатеринбург, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәләреннән дә кунаклар килгән.

Төп мәйданда – Этноавыл күренеше. Вакыйгалар үзәгендә спорт ярышлары, көрәш, уктан ату, парашюттан сикерү ... Колгага менүдә дәтамашачылар бик теләп катнашкан. Этник музыка буенча мастер-класслар да үтә.

Ачык башкорт бию бәйгесендә бию осталары сәгатьтән артык яңгыр астында осталыкларын күрсәтә. Иң осталар һәм чыдамнар булып, Әбҗәлил һәм Баймак районнары биючеләре бишәр мең сумлык призга ия була.

Бәйрәмдә традиция буенча курортка ял итү өчен сертификатлар да уйнатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр