ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда кыргыз рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде
Республикада уңыш югалту турында сөйләргә иртәрәк — министр урынбасары
Советлар Союзы һәм Россия Геройларына җир кишәрлекләре бирү хакында канун кабул иттелде

Татар матбугаты

Миңгәр Сабан туенда көрәш башкача узачак - "Идел" журналы

19 июнь 2017, 20:18

Миңгәр Сабан туенда көрәш башкача узачак - Саба районындагы Миңгәр авылы Сабан туена быел дөньяның төрле илләреннән көрәшчеләр киләчәк.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", "Идел"). Тарихта беренче тапкыр биредә татарча көрәш буенча төрки халыкларының Дөнья Кубогына ярышлар узачак.

Миңгәр Сабан туенда быел да шаккаттырырга булганнар. Автоузышлар, пычракта йөгерү, кара тәнле егетләрнең җырлаулары, берничә мәйданда концерт номерлары кебек традицион чараларга, кагыйдәләрсез сугыш, суда ут шоусы, мототриал кебек яңалары да өстәлгән. Мәскәүдән килгән каскадер мотоциклчылар Сабан туе кунакларына милли колоритка ия махсус программа әзерли икән.

Әлбәттә, Миңгәр Сабан туен да көрәш ярышларыннан башка күз алдына китереп булмый. Алдагы елларда биредә приз фонды саллы булганлыктан, республиканың иң көчле көрәшчеләре Батыр булу өчен бил алыша иде. Быел исә көрәш программасына да үзгәрешләр кертелгән. Россиянең Көрәш федерациясе башкарма директоры Булат Хәбибрахманов сүзләренә караганда, Миңгәрдә тарихта тәүге тапкыр көрәш буенча төрки халыкларының Дөнья Кубогына ярышлар узачак. Ягъни быел биредә теләгән һәр кеше көрәшә алмаячак.

Булат Хәбибрахманов «Идел» журналы хәбәрчесенә ярышларда милли җыелма команда вәкилләре көч сынашачагын хәбәр итте. Турнир өч авырлык категориясендә – 70, 90 килограммга кадәр һәм авыр үлчәүдә узачак. Россия җыелмасы данын биредә Азат Нурмөхәммәтов белән Булат Мусин (икесе дә «Ак Барс» көрәш сарае егетләре) һәм Сергей Павлик (Ульян өлкәсе) яклаячак. Әлегә ун илдән көрәшчеләр килергә ризалык биргән. Җәмгысе 20ләп илдән батырлар килер дип планлаштырыла икән. Көрәш ярышлары 18.00 сәгатьтә башланып, төнге 22.30ларга кадәр дәвам итәр, дип уйланыла. "Көрәш буенча башка ярышлар булмаячак", – ди Булат Хәбибрахманов, бары балалар арасындагы ярышка гына теләгән һәр бала керә алачак икән.

Көрәш турнирының приз фонды да саллы. Беренче урында калучылар 100 000 сумга бәрабәр күләмдә долларлата акча алачак. Икенче урында калучыларга – 70 мең, өченче-дүртенче урынны яулаучыларга 50шәр мең сум күләмендә бүләк тапшырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр