ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Андрей Кузьмин: Татарстанда кабель һәм спутник карыйлар, эфир антеннасында утыручылар аз
Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе округы медиарейтингында лидер
Сарман халкы мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү өчен махсус сәхифә булдырылган
Татарстан эшмәкәрләре 1 мартка кадәр калдыклар турында хисап тотарга тиеш
Кукмара районы Аш-Буҗи авылында “Шәфкатьлелек бизи кешене” әңгәмәсе булды

Икътисад

Татарстанда социаль ипотека программасы модернизацияләнә

19 июнь 2017, 17:19 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда социаль ипотека программасы модернизацияләнә Программа барышында республикада 90 мең гаилә торак шартларын яхшыртты.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстаннан 91 мең гаилә социаль ипотека программасы эшләгән елларда торак шартларын яхшыртты. Торак программасына ихтыяҗ гаять зур. Узган ел гына да Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 6 меңләп фатир булган 635 йорт төзелгән.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды мәгълүмат сәясәте төркеме җитәкчесе Гүзәл Рәхмәтуллина дәүләт программасын тормышка ашыру быел да барачагын, шул ук вакытта торак квадрат метрлары өчен бәя дә артмавын билгеләп үтте.

“Күптән түгел 150 гаилә Дәүләт торак фонды беренчел исемлегеннән төп реестрга күчерелде. Аларның 103е - Чаллыдан, 10сы - Азнакайдан, 5есе - Зәйдән, 14е -  Лениногорскидан, 13е - Лаештан һәм 5есе - Мамадыш районыннан. Өч ел эчендә аларга уңайлыклары булган яңа торак биреләчәк”, - дип җиткерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Республика социаль ипотека программасы даими рәвештә камилләшә бара. Хәзерге вакытта Татарстан Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе карала. Анда нотариаль килешү нигезендә социаль ипотекада катнашучылар гаилә әгъзалары өлешен билгели ала. Хәзерге вакытта фатир бәясен түләп бетергәндә, кешеләргә пайны тигез күләмдә кертү турында белешмә бирелә.

2017 елда Татарстанда программаны тормышка ашыруга 17,6 млрд сум акча каралган. Әлеге акчалар 10 меңләп фатирлы 223 йортны, 2018 елда 13 меңләп фатирны сафка бастырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук 2019 елда 9 меңләп фатир проект-смета документациясе әзерлеге карала.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр