ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Татар дөньясы

Татарлар Россия сугышларында актив катнашкан – Марат Гыйбатдинов

19 июнь 2017, 17:25

Татарлар Россия сугышларында актив катнашкан – Марат Гыйбатдинов Ш.Мәрҗани институты галимнәре Варшава архивы белән килешү төзеде.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова).Татарстан Фәннәр академиясенең  Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты Варшава архивы белән килешү төзеде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов хәбәр итте.
 
Исегезгә төшереп узабыз, 7-14 июнь көннәрендә бер төркем татар галимнәре; тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, тарих фәннәре докторы, институтның фәнни эшләр буенча урынбасары Радик Сәлимов, педагогика фәннәре кандидаты, Тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов,Тарих институтының  тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре Лилия Габдрафикова, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәйфетдинова Польшада, Германиядә булып кайтты. Әлеге сәфәр вакытында, галимнәр Наполеон чорында ук үлеп калган милләттәшләребез каберләрен дә эзләп тапкан. 
 
“Гданьскта тулы бер мемориал, анда берничә йөз кеше җирләнгән, – ди Марат Гыйбатдинов. – Алар арасында татарлар бик күп. Аларның исемнәрен барладык, Казанга алып кайттык. Гданьск шәһәрендә совет сугышчылары, ә Варшавада бөтенләй патша армиясендә хезмәт иткән гарнизон солдатлары күмелгән. Наполеон сугышы вакытында катнашканнар җирләнгән ике каберлек белән таныштык. Ул чор зиратлары әлбәттә аз сакланган, каберлек урыннарын авыл хуҗалыгы өчен куллана башлаганнар. Шулай да,тау башындагысы сакланып калганы да бар, чөнки зиратны гасырдан гасырга яңартып торганнар. Бер кызыклы вакыйгага тап булдык. Наполеон сугышында үлгән солдатның Икенче Бөтендөнья сугышында оныгының оныгы да ерак бабасы янында шул зиратта җирләнгән булып чыкты. Наполеон сугышы заманннан, икенчесе бер зиратта Мостафа улы Йосыф дигән татарның каберлеге сакланган. Хәтта борынгырак, җиде еллык сугыш чорындагылар да бар әле. Германиянең хәрби каберлекләрендә Россия солдатлары күмелгәннәрендә, һичшиксез, татарны очратырга мөмкин. Без моңа инандык инде. Аларны барлап чыгар өчен берничә ел кирәк булачак әле. 20-30 мең кеше ята торганнары да бар. Алар арасында йөзләгәне татар милләтеннән булырга мөмкин, чөнки татарлар хәрби хезмәтләргә күп алынган, Россия сугышларында актив катнашкан”.
 
Сәфәр барышында татар галимнәре Варшава архивы белән ике арада килешү төзеде. Тарих институтының архив проекты уңаеннан төзелгән килешү нигезендә, Варшава архивында саклана торган күп санлы татар тарихына нисбәтле документлар барланачак. “Архивта хан ярлыклары, илчелекләр турында мәгълүматлар бар. Килешү нигезендә тарихи документларның күчерелмәсен ясатып, Татарстанга алып кайтырга исәп. Аларны безнең галимнәр җентекләп өйрәнәчәк”, – ди Марат Гыйбатдинов. 
 
Сәфәр турында тулырак итеп Intertat.ru язма әзерли.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр