ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Җәмгыять

Республика балалар клиник хастаханәсендә массакүләм мәгълүмат чараларына яздыру узды

19 июнь 2017, 16:35 , Фото: Николай Александров

Республика балалар клиник хастаханәсендә массакүләм мәгълүмат чараларына яздыру узды Чарада баш табиб Рафаэль Шәвәлиев балаларны күзәтү астында тоту, имгәнүләрдән саклау юнәлешендә матбугатның ролен билгеләп үтте.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Республика клиник балалар хастаханәсенең китапханә-мәгълүмат үзәгендә 2017 елның икенче яртыеллыгына "Татмедиа" җәмгыяте массакүләм мәгълүмат чараларына яздыру чарасы узды. Хастаханә хезмәткәрләре ветеран остазларын һәм якыннарын үзләре теләгән матбугат басмаларына яздырды. Чарада “Татарстан почтасы” вәкилләре катнашты.

Акция по подписке сотрудников и ветеранов клиники  на издания «Татмедиа»

Башта хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев коллективы белән кыскача таныштырып чыкты. Чарага журналистлар да чакырылган иде. Берочтан алар өчен төрле бүлекләр буенча пресс-тур оештырылды. Без хастаханәдә вакытта, берничә басмага 35 кеше язылган иде. Бүген “Казанские ведомости”, “Вечерняя Казань”, “Шәһри Казан”, “Республика Татарстан” газеталарына, “Салават күпере”, “Татарстан” журналларына язылырга мөмкин иде. Башка басмаларга язылырга теләге булганнарга, шулай ук, андый мөмкинлек тудырылды.

Рафаэль Шәвәлиев хастаханәдә эшчәнлекнең һәр баланы кайгыртуга йөз тотканын билгеләп үтте. “Без эшләгән һәр нәрсә балалар хакына башкарыла”, - дип белдерде.

“Мөстәкыйльлек күбрәк булган саен, бала тормыш шартларына шулкадәр тизрәк яраклашачак” диюче әти-әниләрне хупламыйм"

Баш табиб баланы тәрбияләү, күз уңыннан ычкындырмауның әһәмиятен ата-аналарга җиткерүдә массакүләм мәгълүмат чаралары роленә тукталды. “Балалар арасында имгәнүләр, зыян күрүчеләр шундый күп. Әле кичә генә ялгыш кына перекись, йод, марганцовка эчкән балалар китерелде. Бар җирдә дә өлкәннәр гаепле. Без һаман да олыларга мондый ваемсызлыкның җинаять җаваплылыгы матдәләренә туры килүен аңлатып җиткерә алмыйбыз. Мондый очраклар өчен балигъ булмаган балаларга ярдәм күрсәтмәү, балигъ булмаган баланы тиешенчә тәрбияләмәү, балигъ булмаган балага саксызлык белән яки күрәләтә зыян китерү кебек маддәләр буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Цивилизацияле илләрдә мондый мөрәҗәгатьләр булырга тиеш түгелдер инде. Хәтта пешүләр белән дә балалар китерелергә тиеш түгел. Әле кичә төнлә генә нык пешкән бала китерелде. Узган атнада бер баланы бензин канистрасы янында аңсыз тапканнар, ул 3 нче дәрәҗә пешү җәрәхәтләре алган. Баланы гаражга кем керткән дә, кулына кем зажигалка биргән?! Шушыларны дөрес итеп җиткерергә сез булышасыз. Без җиткерә алмыйбыз, кайчак кабинетларда бу хакта әйтергә омтылабыз, әмма һәрвакыт дөрес аңламыйлар. Шуңа күрә бу хакта табиб кабинетында әйтми башладык. Алар терелә башлагач, бездә "Әти-әниләр өчен мәктәп" уза. Шунда инде без “бүген әти-әниләр үз миссиясен тарайта” дип аңлатырга тырышабыз. Без бала белән көн саен сөйләшергә, аны контрольдә тотарга, кайчан, кая барган, ничәдә кайткан һәм башка шундый проблемаларны гел белеп-кайгыртып торырга киңәш итәбез”, - дип сөйләде Рафаэль Шәвәлиев.

Акция по подписке сотрудников и ветеранов клиники  на издания «Татмедиа»

“Шәхсән мин “мөстәкыйльлек күбрәк булган саен, бала тормыш шартларына шулкадәр тизрәк яраклаша” диюче әти-әниләрне хупламыйм. Алай түгел ул. Россиядәге балаларның 10 проценты – катлаулы тормыш хәлендә. Татарстанда 800 мең бала яши дисәк, 8-10 мең бала авыр хәлдә. Чит илдә бу инде әзрәк – 4-5 процент. Әле анысы да күп. Күп дигәндә, 2 процент булсын дибез. Бу саннар безгә тырышырга кирәклекне күрсәтә”, - диде ул.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр