ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Җәмгыять

Мәскәүдә уздырылган Төрек пәһлеваннары ярышына Төркия илчесе Дириоз велосипедта килгән

19 июнь 2017, 16:42

Мәскәүдә уздырылган Төрек пәһлеваннары ярышына Төркия илчесе Дириоз велосипедта килгән Мәскәүдә Төркия фестивале өч көн дәвам итте.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Мәскәүдә “Красная Пресня” паркында оештырылган беренче Төркия фестивале төгәлләнде. Бу хакта “Анадолу” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Фестиваль өч көн барды. Шул вакыт эчендә биредә 200 мең кеше кунак булды.
Фестиваль кунаклары төрек кухнясыннан авыз итте, Төркия һәм Россия артистлары чыгышын карады, Һөнәрчеләр авылында булды.

Мәскәүдә Төркия фестивале кысаларында "Майлы көрәш" ярышлары үтте (“яглы көрәш”). Ярыш алдыннан көрәшчеләр баштанаяк зәйтүн мае белән сыланалар.

"Майлы көрәш"  ярышлары фестиваль кунакларында зур кызыксыну тудырды. “Анадолу” мәгълүмат агентлыгына оештыручыларның берсе Эркан Коджасакал хәбәр итүенчә, майлы көрәш ярышлары фестивальгә кызыксынуны арттырган. 

Мәскәүдәге Төркия илчесе Хөсәен Дириоз фестивальгә велосипедта килгән. Илченең әйтүенчә, ул Төркиядә спортның әлеге төре киң таралганын раслау максатыннан велосипедка утырган. 

Дириоз шулай ук әлеге чара Төркиянең истәлекле урыннарын популярлаштыруда мөһим роль уйнаячагын билгеләп үткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр