ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тәбрис Яруллин татар әдәбиятына яңа стиль алып килә
Татарстан Язучылар берлеге бакчасында шигъри слэм узды
“Әкият” курчак театры табигатьтә су әйләнеше турында фәлсәфи әкият чыгарды
“Татарстан яшьләре”н киләчәккә алып бара торган баш мөхәррир кирәк – Илдар Гыйльметдинов
Федосеев урамында төзелә торган мәчеткә "Сөембикә" исеме бирәсе килә – Әлмирә Әдиятуллина

Җәмгыять

Президент бүләге иясе – “Ак чәчәкләр” номинанты: Бу - минем өчен көтелмәгән хәл булды

19 июнь 2017, 15:59

Президент бүләге иясе – “Ак чәчәкләр” номинанты: Бу - минем өчен көтелмәгән хәл булды Алевтина Цыганова 1995 елдан бирле көненә 8 километр җәяү йөреп эшләгән.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан Президентыннан махсус бүләк – “Лада Гранта” автомобиленә Югары Ослан район үзәк хастаханәсенең Никольск фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алевтина Цыганова лаек дип табылды. Ул “Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә җиңүгә дәгъва кылган иде. Инде язганыбызча, бу номинациядә җиңүне Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең Яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлеге шәфкать туташы Гөлия Закирова яулады.

Никольск бистәсе халкы үз табибын “Доктор Аля” дип йөртә. “1995 елдан бирле 4 километр - бер якка, 4 километр кирегә җәяү йөреп эшләдем. Машина йөртә белмим, әмма хәзер өйрәнәсе булырмы икән...Без инде номинацияләр буенча бүләкләү тәмамланды, дип утырганда гына автомобиль алуым турында игълан иттеләр. Бу минем өчен бик тә көтелмәгән хәл булды”, - диде Алевтина Цыганова. Бу аның өчен көтелмәгән булуы сизелеп тора иде, игълан иткәч тә, күпмедер вакыт, аңышмыйча утырып, сәхнәгә таба бара алмыйча торды ул.

Алевтина Цыганова бу өлкәдә 36 ел эшли. Аны үз күзәтүе астындагы пациентлары авыручыларга игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт, кайгыртучан мөгаләмә өчен ярата. Ул пациентлары белән уртак тел таба белә, халыкны төрле тиешле профилактик программаларга 100 процент дәрәҗәдә каршылыксыз җәлеп итә. “Табиб мәрхәмәтле булырга, пациентка аңлау белән карарга, җаваплылык хисен тоярга тиеш. Мин һәр пациентыма хезмәт күрсәткәндә, аларның тормышыннан күпме булса да хәбәрдар. Һәр пациентымның туган датасын, шатлыгын да, кайгысын да беләм”, - диде “Доктор Аля” үзе турында "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр