ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда кыргыз рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде
Республикада уңыш югалту турында сөйләргә иртәрәк — министр урынбасары
Советлар Союзы һәм Россия Геройларына җир кишәрлекләре бирү хакында канун кабул иттелде

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда туристлык фирмасы хезмәткәре хөкем ителгән

19 июнь 2017, 15:14

Башкортстанда туристлык фирмасы хезмәткәре хөкем ителгән Хатынның җинаять гамәленнән 31 клиент зыян күргән, нәтиҗәдә аларның берсе дә Төркиягә, Мисырга һәм башка илләргә ял итәргә оча алмаган.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда туристлык фирмасы хезмәткәре чит илдә ял итәргә ниятләгән клинетларны алдаган. 37 яшьлек эшмәкәр җинаять схемасы төзегән һәм 2014 елның ноябреннән 2015 елның июленә кадәр клиентларга турист юлламалары һәм авиабилетлар саткан. Явыз ниятле хатын 2 миллионнан артык "табышын" шәхси бурычын каплау өчен тоткан.

Хатынның җинаять гамәленнән 31 клиент зыян күргән, аларның берсе дә Төркиягә, Мисырга һәм башка илләргә ял итәргә оча алмаган. Хөкем ителүче үз гаебен таныган һәм барлык китергән зыянны түләгән. Суд аңа карата шартлы рәвештә 5 елга сынау вакыты белән 5 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр