ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Андрей Кузьмин: Татарстанда кабель һәм спутник карыйлар, эфир антеннасында утыручылар аз
Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе округы медиарейтингында лидер
Сарман халкы мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү өчен махсус сәхифә булдырылган
Татарстан эшмәкәрләре 1 мартка кадәр калдыклар турында хисап тотарга тиеш
Кукмара районы Аш-Буҗи авылында “Шәфкатьлелек бизи кешене” әңгәмәсе булды

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда «Нива»да баручы 81 яшьлек пенсионер 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән

19 июнь 2017, 14:41

Чаллыда «Нива»да баручы 81 яшьлек пенсионер 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән Велосипедта йөрү өчен дөрес киенгән булуы яшүсмерне җитди имгәнүдән коткарган.

(Яр Чаллы, 19 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «Шевроле Нива»да баручы 81 яшьлек пенсионер 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, дип хәбәр итә Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИның пропаганда бүлеге.

Юл һәлакәте ялларда Гидротөзелеш урамында, ГЭС поселогының 1 нче йорты каршында килеп чыккан.

«Шевроле Нива» автомобилен йөртүче 81 яшьлек ир-ат 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Йөртүче, Муса Җәлил проспекты ягыннан Ямашев бульварына чыкканда, велосипедчыга юл бирмәгән һәм аны таптаткан.

Соңрак аңлашылганча, өлкән яшьтәге йөртүче авылдан килгән һәм шәһәрне начар белгән. Шунысы яхшы, малайның велосипед белән шөгыльләнү күнегүләреннән кайтышы булган һәм ул куркынычсызлык чарасын күргән - шлем, тез "калканы" кигән булган. Пенсионер машинасы велосипедчыны тимер коймага кыскан. Әгәр дә яшүсмер велосипедта йөрү өчен тиешенчә киенмәгән булса, җитди имгәнүләр алган булыр иде. Хәзерге вакытта 14 яшьлек малай тормыш өчен куркыныч булмаган имгәнү һәм җәрәхәтләр белән Кама балалар медицина үзәгендә дәвалана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр