ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Сәясәт

Путин Россиянең Төркиядәге яңа илчесен билгеләде

19 июнь 2017, 13:33

Путин Россиянең Төркиядәге яңа илчесен билгеләде Ерхов, узган ел үтерелгән Андрей Карлов урынына, илнең дипломат вазифасын башкарачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Россиянең Төркиядәге яңа Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп Алексей Ерхов билгеләнде. Әлеге боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Бу хакта хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Ерхов илнең дипломат вазифасын 2016 елның декабрендә Анкарада, сәнгать күргәзмәсе ачылышында үтерелгән Андрей Карлов урынына башкарачак.

Хәзерге вакытка кадәр Ерхов Россия Чит ил эшләре министрлыгының Ситуацион-кризис үзәге департаментын җитәкләгән. 2010 – 2015 елларда ул Россиянең Истанбулдагы генераль консулы булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр