ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Җәмгыять

Путин Россиянең Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертте

19 июнь 2017, 14:09

Путин Россиянең Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертте Федераль канун нигезендә, СССР, РСФСР һәм Татарстан Республикасы Хезмәт кодексының кайбер хокукый актларын берләштерү күздә тотыла.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Россиядә тулы булмаган эш вакытын гамәлгә кую тәртибе, шул исәптән хезмәткәргә ял итү өчен тәнәфес күләме дә билгеләнде. "РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү” турындагы федераль канунны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Билгеләп үтелгәнчә, федераль канун нигезендә, СССР, РСФСР һәм Татарстан Республикасы Хезмәт кодексының кайбер хокукый актларын инкорпорацияләү - берләштерү күздә тотыла.

Шулай ук яңа канунда тулы булмаган яки нормага салынмаган эш көне шартларында хезмәт куючылар өчен дә кагыйдәләр каралган. Хәзер нормага салынмаган эш көне, тулы булмаган эш атнасы булып, әмма тулы эш сменасы сакланган хәлдә билгеләнә ала.

Канун нигезендә нормадан тыш һәм ял, эшләми торган бәйрәм көннәрендә башкарылган эшне хисаплау тәртибе каралган. Бу вакытта хезмәт хакы арттырылып түләнергә тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр