ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: «Дженерал Электрик» - Татарстанның күптәнге стратегик хезмәттәше

19 июнь 2017, 12:34

Рөстәм Миңнеханов: «Дженерал Электрик» - Татарстанның күптәнге стратегик хезмәттәше Республика лидеры General Electric президенты белән күреште.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). «Дженерал Электрик» - Татарстан Республикасының күптәнге стратегик хезмәттәше. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов General Electric президенты, стратегик үсеш буенча җаваплы башкаручы директор Джон Райс белән очрашуда белдерде. Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яклар ТР Хөкүмәте йортында күреште.

Компания вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнә торган очрашуларны ел саен уздыру тәҗрибәсе барлыкка килде, дип белдерде.

"Бүген без 2014 елда Санкт-Петербургтагы халыкара икътисади форумда башланган проектка нәтиҗәләр ясыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - "ТАИФ" компаниясе белән «Дженерал Электрик», "ГАММА" Төркия компаниясен җәлеп итеп, 3 нче Казан җылылык-электр үзәгенең яңа энергия блогы төзелешен тәмамлады".

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенгә бу - заманча технологияләр буенча төзелгән зур куәтле станция. "Киләчәктә ирешәчәк нәтиҗәләр безнең өчен уникаль булачак, бу - перспектив проект", - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы җитәкчелегенең киләчәктә дә «Дженерал Электрик» компаниясе проектларына ярдәм күрсәтүенә ышанычын белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр