ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Җәмгыять

Татар филармониясе хәйрия концертлары оештыра

19 июнь 2017, 11:58

Татар филармониясе хәйрия концертлары оештыра 20,27 июньдә Г.Тукай исемендәге филармониядә авыру балаларга акча җыю максатыннан концерт узачак.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 20 һәм 27 июньдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективлары филармония паркында хәйрия концертлары уздыра. Бу хакта Г.Тукай исемендәге татар филармониясенең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова хәбәр итә.
 
“20 июньдә 19 сәгатьтә – Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты булачак, – диде Зимфира Гыйльметдинова. – Концерт вакытында җыелган акча 14 яшьлек Александр Мозаффаров гаиләсенә тапшырылачак. Сашада ДЦП диагнозы. Казанның «Логос» реабилитация үзәгендә дәвалану узу өчен аңа 55500 сум акча кирәк. 27 июньдә 19 сәгатьтә – Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры концерты. Җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский. Концерт вакытында җыелган акча  7 яшьлек Әнисә Гарипова гаиләсенә тапшырылачак. Әнисәдә ДЦП диагнозы. Казанның «Добрые руки» реабилитация үзәгендә дәвалану узу өчен аңа 56100 сум акча кирәк".
 
Концертлар вакытында Халык уен кораллары дәүләт оркестры музыканты Татьяна Панфилова бәйләгән балалар башлыклары да сатылачак. Сатудан кергән акча, шулай ук, авыру балалар файдасына күчерелә. Сәхнә янына сәдака өчен махсус тартмалар куелачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр