ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда кыргыз рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде
Республикада уңыш югалту турында сөйләргә иртәрәк — министр урынбасары
Советлар Союзы һәм Россия Геройларына җир кишәрлекләре бирү хакында канун кабул иттелде

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзән районында Иделдә югалган балыкчы мәетен тапканнар

19 июнь 2017, 10:54

Балыкчы гәүдәсен Буш Моркваш бистәсе янында, ягъни елганың "Газовик" шифаханәсенә якын урнашкан өлешеннән чыгаралар.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Иделнең Яшел Үзән районындагы өлешендә җирле балыкчы гәүдәсен таптылар, дип хәбәр итә "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына 77 чакрым һәм Васильево бистәсе янында Идел төбеннән ир-ат мәете килеп чыга. Бу хакта шаһит булучы хәбәр итә.

Вакыйга булган урынга килгән коткаручылар Буш Моркваш бистәсе һәм "Газовик" шифаханәсенә якын урнашкан җирдә үле гәүдәгә юлыга. Хезмәткәрләр аны судан чыгарып, Югары Ослан районы участок хезмәткәренә тапшыралар. Ир-ар элегрәк югалган җирле балыкчы булуы ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр