ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда милләтара шахмат турниры узды
Казан хоккейчылары Электростальдә клубташларын 3:2 исәбе белән җиңде
Кушлавыч ник бездән ерак? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Казанның меңнән артык укучысы милли уеннар белән танышачак
"Əлиф" спектакле Бакуда унынчы тапкыр уйналган

Спорт

Конфедерацияләр Кубогының икенче көн уеннары Чилиның ышанычлы җиңүе белән төгәлләнде

19 июнь 2017, 07:17

Конфедерацияләр Кубогының икенче көн уеннары Чилиның ышанычлы җиңүе белән төгәлләнде "В" төркемендә чыгыш ясаучы калган ике команда – Австралия белән Германия җыелмалары бүген Сочида очраша.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Конфедерацияләр Кубогы футбол турнирының икенче көн уеннары Чили җыелма командасының Камерун футболчыларына каршы матчта ышанычлы җиңүе белән төгәлләнде. Мәскәүнең "Спартак" стадионында узган уен 2:0 исәбе белән төгәлләнде.

Голларны Артуро Видаль (81 нче минут) һәм Эдуардо Варгас (90+ минут) кертте. Шунысын да әйтергә кирәк: беренче тайм азагында Чили җыелмасының керткән голы видео кабатлаудан соң саналмады – офсайд.

Шулай итеп, ике көн уеннан соң Конфедерацияләр Кубогында ике генә команданың уенын күреп булмады. "В" төркемендә чыгыш ясаучы калган ике команда – Австралия белән Германия җыелмалары бүген Сочида "Фишт" стадионында очраша.

Бүген турнирда шул бер матч кына каралган. Ул 18.00 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10