ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Спорт

Азнакайда үткәрелгән чемпионатта “Аргамак” командасы күркәм күрсәткечләргә иреште

19 июнь 2017, 02:00

Азнакайда үткәрелгән чемпионатта “Аргамак” командасы күркәм күрсәткечләргә иреште Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында бочче һәм пауэрлифтинг буенча республика чемпионаты булды.

(Кукмара, 19 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Азнакайда үткәрелгән чемпионатта Кукмараның “Аргамак” командасы күркәм күрсәткечләргә иреште, дип яза җирле басма.

Команданы ярышларга тренер Дамир Галиәхмәтов әзерләде.

Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында бочче һәм пауэрлифтинг буенча республика чемпионаты булды. Анда Кукмара районының “Аргамак” командасы катнашып, күркәм күрсәткечләргә иреште. Пауэрлифтинг буенча Миннегөл Семенова (Әсән-Елга, 80 килограмм үлчәү авырлыгында), Эдуард Никифоров (“Намус” ширкәте, 59 килограмм), Мәгъсүм Сәлимгәрәев (Кукмара, 72 килограмм), Илгиз Әхмәдуллин (Ядегәр, 88 килограмм), Николай Большовлар (Ядегәр, 107 килограмм) беренче урыннарны алдылар. Бочче төре буенча Төркәш авылыннан Энҗе Гәрәева, Купкадан Рәдүлә Ситдыйковалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Гомуми зачетта “Аргамак” командасы авыл районнары арасында пауэрлифтинг буенча икенче, бочче буенча өченче урыннарны алды. Команданы ярышларга тренер Дамир Галиәхмәтов әзерләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр