ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда кыргыз рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде
Республикада уңыш югалту турында сөйләргә иртәрәк — министр урынбасары
Советлар Союзы һәм Россия Геройларына җир кишәрлекләре бирү хакында канун кабул иттелде

Спорт

Кайбыч бадминтончылары республика ярышыннан җиде медаль белән кайтты

19 июнь 2017, 07:00

Кайбыч бадминтончылары республика ярышыннан җиде медаль белән кайтты Әлеге ярышларда 2006-2007, 2008 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар үзара көч сынашты.

(Кайбыч, 19 июнь, Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч бадминтончылары республика ярышыннан җиде медаль белән кайтты, дип яза район газетасы.

Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр иткәнчә, районыбыз бадминтончылары июнь башларында Чистай шәһәрендә үткәрелгән “Татарстанның бадминтон өметләре” республика ярышының икенче этабында катнашты.

Әлеге ярышларда 2006-2007, 2008 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар үзара көч сынашты. Анда, район данын яклап, Федоровское мәктәбенең Юрий Григорьев һәм Мөрәле төп мәктәбенең Фрат Җиһаншин җитәкчелегендәге командалары чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Егор Григорьев – ике көмеш, Максим Ситнов һәм Катерина Иванова – берәр көмеш һәм бронза яулаган, Ралина Сәгыева исәбендә бер көмеш медаль. Яшь спортчыларыбыз бу ярышлардан җиде медаль белән кайтты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр