ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Спорт

Инвалид арбасындагы баскетболчыларга Конфедерацияләр Кубогы матчына керү ирекле

18 июнь 2017, 18:17 , Фото: Ильнар Тухбатов

Инвалид арбасындагы баскетболчыларга Конфедерацияләр Кубогы матчына керү ирекле Төрле дәрәҗә инвалидлык алган башка спортчылар да матчны бушлай карый.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). “Крылья Барса” командасының инвалидлар арбасында хәрәкәт итүче баскетболчылары   Конфедерацияләр Кубогының Португалия һәм Мексика арасындагы бүгенге матчына бушлай керү мөмкинлегенә ия булды.

Команда уенчысы Динар Камалиев сүзләренчә, мондый киң масштаблы матчларны тамашачы буларак карау инвалид арбасында хәрәкәт итүче спортчыларның рухи халәтенә һәм кәефенә уңай йогынты ясый. Аның фикеренчә, мондый төрдәге ярдәмнең булуы бик мөһим. “Дөньяга караш үзгәрә. Өйдә утыру, беркая чыкмау – бер әйбер, ә менә каядыр бару һәм монда сиңа кемнеңдер ярдәм күрсәтүе - бөтенләй башка нәрсә. Башка уенчыларны күзәткәндә, кайсы спорт төре булуына карамастан, үзеңдә җаваплылык тәрбиялисең. Әле бер матчка гына керә алырбыз, дип уйламыйм".

“Крылья Барса” баскетбол клубының баш тренеры Василий Кочетков үз кул астындагы спортчыларның уңышлары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, команда Россия чемпионатында өченче ел рәттән өченче урынны ала. Моннан тыш, инвалид баскетболчылар халыкара ярышларда да чыгыш ясыйлар. Күптән түгел генә «Евролига-3» ярышлары уздырылды. Агымдагы елның март аенда Англиягә – Манчестерга бардык. Анда да өченче урынны алдык", - диде Василий Кочетков.

Тренер бүген команда спортчыларының күп өлеше “Казан-Арена”да Конфедерацияләр Кубогы матчын караячагын билгеләп китте.

Исегезгә төшерәбез, «Россия-2018» Оештыру комитеты күп балалы гаиләләр, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, инвалидлар 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы матчларын бушлай карый алачак, дип белдергән иде.
Әлеге карарның социаль программа кысаларында ФИФА белән килештерелгән булуы да билгеләп үтелде.

 



Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр