ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Спорт

Конфедерацияләр Кубогында тәртип бозган җанатарларны нәрсә көткәне билгеле булды

18 июнь 2017, 18:00

Россия чит ил органнары белән хезмәттәшлек итә һәм җанатарларның "кара" исемлеген алмаша.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). "Россия-2018" оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин, Россиядә Конфедерацияләр Кубогы уеннары вакытында күңелсез хәлләрне булдырмый калу буенча законның ничек эшләгәне турында сөйләде. Сорокин шулай ук тәртип бозучыларны нәрсә көтәчәге турында да белдерде, дип хәбәр итә RT.

Аның сүзләре буенча, хәзер матчлар карауны тыю мөмкинлеге бар, шул исәптән гомерлеккә дә. Россия чит ил органнары белән хезмәттәшлек итә һәм проблемалы җанатарларның "кара" исемлеген алмаша. Шуңа күрә оештыру комитеты әгъзалары стадионнарга кемне кертергә яраганын яки ярамаганын белә.

Искәртеп үтәбез, Конфедерацияләр Кубогының Казандагы беренче матчы "Казан-Арена" стадионында, Португалия-Мексика командалары арасында, бүген, 18 июньдә, Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә  башланды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр