ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда кыргыз рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде
Республикада уңыш югалту турында сөйләргә иртәрәк — министр урынбасары
Советлар Союзы һәм Россия Геройларына җир кишәрлекләре бирү хакында канун кабул иттелде

Мәдәният

Мирсәет Сөнгатуллин: Татарстанда милли фольклор үзәге ачарга хыялланам

18 июнь 2017, 17:57

Мирсәет Сөнгатуллин: Татарстанда милли фольклор үзәге ачарга хыялланам “Яшьләрне милли рухтагы сәнгать белән тәрбиялисе килә”, - диде Татарстанның халык артисты.

(Казан, 18 июнь, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин Татарстанда милли фольклор үзәге ачарга хыяллана. Бу хакта ул  “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында әйтте. 

“Бүгенге көндә һәрбер район үзәгендә диярлек сәнгать мәктәпләре эшләп килә. Иҗади сәнгать түгәрәкләре дә бихисап. Әлбәттә, аларның файдасы чиксез зур. Шулай да, минем барча уен коралларында да уйный белә торган музыкантлар тәрбиялисем килә”, - дип белдерде Мирсәет Сөнгатуллин.

“Әгәр республикада милли фольклор үзәге калкып чыкса, әлеге түгәрәкләрдә балалар курайда да, кубызда да, башкорт кураенда да, тальянда да уйнарга өйрәнерләр иде. Балалайка, мандолина кебек рус уен коралларын өйрәнү дә мөһим”, - дип саный композитор.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр