ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда кыргыз рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде
Республикада уңыш югалту турында сөйләргә иртәрәк — министр урынбасары
Советлар Союзы һәм Россия Геройларына җир кишәрлекләре бирү хакында канун кабул иттелде

Хәвеф-хәтәр

Төркиядә, ризык белән агуланып, 731 хәрби хастаханәдә ята

18 июнь 2017, 17:43

Әлеге хәл алдагы көнне Маниса провинциясендә килеп чыга.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Ризык белән агулану нәтиҗәсендә Төркиядә 731 хәрби хастаханәгә озатылган, - дип яза "Россияйская газета". 

Мәгълүматлар буенча, әлеге хәл алдагы көнне Маниса провинциясендә килеп чыга. Кичке аштан соң солдатлар җитәкчелеккә күңел болгануга һәм баш әйләнүенә зарланалар. Йөзләгән хәрбине хастаханәгә озатырга туры килә.

Тикшерү органнары агулану очрагы буенча тикшерү эшләре алып бара. Тикшерү барышында төрек хәрбиләрен ризык белән тәэмин иткән компаниянең 21 хезмәткәре кулга алына.

Төркиянең Саклану министры Фикри Ышык солдатлар дәвалана торган хастаханәдә булды. Хәрбиләрнең хәле стабиль дип бәяләнә, аларның тормышына куркыныч янамый. 

Искәртеп үтәбез, Маниса провинциясендә төрек хәрбиләренең массакүләм агулануының бу беренче генә очрагы түгел. Май аенда анда меңнән артык солдат агуланган иде, нәтиҗәдә аларның берсе вафат булды, дип хәбәр итә чыганак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр