ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин, Португалиядәге янгыннар сәбәпле, кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

18 июнь 2017, 17:36

Соңгы мәгълүматлар буенча, Педроган-Гранди районындагы фаҗигадә 57 кеше һәлак булган.

(Казан, 18 июнь, "Татар-инофрм"). Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика җитәкчелеге һәм күпмилләтле Татарстан халкы исеменнән, Португалиядәге кешеләр һәлак булган масштаблы урман янгыннары сәбәпле,  Португалия Республикасы Парламенты спикеры Эдаурду Ферру Родригешка кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Республика парламенты җитәкчесе шулай ук зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен теләде, - дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Педроган-Гранди районындагы фаҗига 57 кешенең гомерен өзгән.

Искәртеп үтәбез, Эруарду Ферру Родригеш эшлекле сәфәр белән Казанда.  Бүген ул Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Шулай ук бүген Конфедерацияләр Кубогы уеннарында Португалия-Мексика матчын караячак. Кунаклар тарихи һәйкәлләрдә - Зөя утравында, Казан Кремлендә булачак һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10