ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда кыргыз рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде
Республикада уңыш югалту турында сөйләргә иртәрәк — министр урынбасары
Советлар Союзы һәм Россия Геройларына җир кишәрлекләре бирү хакында канун кабул иттелде

Җәмгыять

Конфедерацияләр Кубогы журналистлары Казанда борынгы рус язуы һәм гарәп бизәгенә өйрәнде

18 июнь 2017, 17:05

Конфедерацияләр Кубогы журналистлары Казанда борынгы рус язуы һәм гарәп бизәгенә өйрәнде Казанда теркәлмәгән журналистлар өчен матбугат үзәгендә каллиграфия буенча ике мастер-класс узды.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Теркәлмәгән журналистлар өчен матбугат үзәгендә Казанга Конфедерацияләр Кубогы уеннарын матбугатта яктырытыр өчен килгән журналистларга борынгы рус каллиграфиясе һәм гарәп бизәге төшерү буенча ике мастер-класс уздырдылар.  Гадәти булмаган дәресләр Казан Кремле белән таныштыру мәйданы оештырган интерактив туристлык күргәзмәсе кысаларында үткәрелде.

Һәр катнашучы үз исемен гарәп бизәкләре белән язды һәм борынгы рус каллиграфиясендә дә үз көчен сынап карый алды. Шулай ук кунакларга Казан Кремленең үзенчәлекләре турында һәм монда үткәрелә торган экскурсияләр хакында да сөйләделәр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр