ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Җәмгыять

Америка илчелеге Истанбулда террактлар куркынычы турында кисәтә

18 июнь 2017, 16:43

Илчелек хезмәткәрләре Истанбулда яшәүче яки шәһәрнең куркыныч районнарында булучы АКШ гражданнарын игътибарлы һәм сак булырга өнди.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Америка илчелеге Истанбулда яшәүче АКШ гражданнарын Төркиянең бу шәһәрендә террорлык куркынычы булуы турында кисәтә. Бу хакта "Анадолу" мәгълүмат агентлыгы яза.

Илчелек хезмәткәрләре Истанбулда яшәүче яки шәһәрнең куркыныч районнарында булучы АКШ гражданнарын игътибарлы һәм сак булырга өнди. Шулай ук Истанбулның туристлык зоналарында кешеләр күп җыелган урыннардан, рестораннардан, сәүдә үзәкләреннән һәм транспорт юлы чишелешләреннән читтә булырга киңәш ителә. 

Искәртеп үтәбез, 15 июньдә төрек полициясе Истанбулдагы АКШ илчелеге янында бер ир-атны тоткарлый. Ул шартлаткыч җайланманы хәрәкәткә китерү белән яный. Тоткарланган кеше Якын Көнчыгыш илләренең берсенең гражданы була.

Анда дөрестән дә шартлаткыч булганлыгы турында мәгълүмат китерелми. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр