ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Спорт

Казанда Португалия футболчылары Мексика белән матчка матәм тасмасы тагып чыгачак

18 июнь 2017, 15:51

Казанда Португалия футболчылары Мексика белән матчка матәм тасмасы тагып чыгачак Португалия җыелма командасы шул рәвешле илдәге урман янгыннары корбаннарының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Португалия Футбол федерациясе урман янгыннары корбаннары гаиләләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Искәртеп үтәбез, соңгы мәгълүматлар буенча, Педроган-Гранди районындагы фаҗига 57 кешенең гомерен өзде.

"Конфедерацияләр Кубогында катнашкан көн - безне горурлык белән тәкъдим иткән илебез өчен кайгылы һәм авыр көн булды. Бу фаҗига беркемне дә битараф калдырмады, ул хактагы уйлар безне тынычлыкта калдырмый... Янгын корбаннары гаиләләренең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бүген уен кырында безнең йөрәкләр сезнең белән янәшә булачак", - диелә Португалия Футбол федерациясе хәбәрендә.

Мөрәҗәгатькә Португалия җыелма командасының бар уенчылары да кул куйган.

Моннан тыш, милли команда әгъзалары ФИФА дан, бүген "Казан-Арена" стадионында булачак Мексика командасы белән уенга матәм тасмасы тагып чыгуны сорадылар. Халыкара футбол Федерациясендә аларга каршы килмәгәннәр, - дип хәбәр итә ESPN.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10