ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Спорт

Аксубай бадминтончысы Бөтенроссия ярышларында бронза яулады

18 июнь 2017, 19:00

Аксубай бадминтончысы Бөтенроссия ярышларында бронза яулады Республиканың җыелма командасы исәбендә 4 алтын, 2 көмеш һәм 19 бронза медаль бар.

(Аксубай, 18 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Аксубай бадминтончысы Бөтенроссия ярышларында бронза яулады, дип яза район газетасы.

Аксубай районы Иске Тимошкино авылыннан Никита Мулеев Екатеринбург шәһәрендә, Г.А. Речкалов истәлегенә уздырылган Бөтенроссия үсмерләр турнирында катнашты. Ярышларда илнең 15 төбәгеннән 220 спортчы көч сынашты. Әлеге турнир Гран-При 2017/2018нең “Yonex“ Бөтенроссия үсмерләр сериясенең яңа сезонына старт бирде. Татарстан вәкилләре һәр яшь төркемендә һәм һәр разрядта диярлек пьедестал баскычларын яуладылар. Республиканың җыелма командасы исәбендә 4 алтын, 2 көмеш һәм 19 бронза медаль бар. Никита Мулеев 17 яшькә кадәрле ялгыз разрядта өченче урынга лаек булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10