ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Хәвеф-хәтәр

Португалиядә урман янгыннарында 57 кеше һәлак булган

18 июнь 2017, 14:29

Португалиядә урман янгыннарында 57 кеше һәлак булган Урман янгыннары Португалиянең көнчыгышында - Педроган-Гранди муниципалитетында, 17 июньдә кабынып китә.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Португалиядәге урман янгыннары корбаннары саны 57 гә җитте, 59 кеше зыян күргән, - дип хәбәр иткән Потругалиянең Эчке эшләр мәсьәләләре буенча дәүләт сәркатибе Жорже Гомеш Португалиянең Lusa мәгълүмат агентлыгына.

Аның сүзләренчә, 18 зыян күрүче, шул исәптән 4 янгын сүндерүче, хастаханәгә озатылган.

Биш яраланучының хәле авыр дип исәпләнә, дип белдерде Гомеш.

Урман янгыннары Португалиянең көнчыгышында - Педроган-Гранди муниципалитетында, 17 июньдә кабынып китә. 

Эсселек һәм җил аркасында, янгын якын-тирәдәге бистәләргә дә таралган.

Португалия мәгълүмат чаралары белдергәнчә, фаҗига урынын ташлап китәргә теләгән  кайбер кешеләр машиналарында тереләй янып үлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр