ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Җәмгыять

Татарча аралашу сменалары даими булырга тиеш - Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе

18 июнь 2017, 14:51

Татарча аралашу сменалары даими булырга тиеш - Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сменага Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 150 бала килгән.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Кичә, 17 июньдә, Мамадыш районының "Кама" белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә татарча аралашу тәҗрибәсе буенча төбәкара смена үз эшен төгәлләде. Лагерьга Татарстанның һәм Россиянең 8 субъектыннан 150 бала килгән, - дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Сменада балалар күп нәрсәгә өйрәнде: борынгы җырларны башкарырга өйрәнделәр, педагоглар татар биюләре буенча дәресләр, төрле мастер-класслар уздырылды һәм иң мөһиме - балалар тел практикасын алдылар. Йомгаклау концертында балалар үзләренең талантларын күрсәтте: җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Барлык отрядларга да дипломнар тапшырылды.

 "Лагерь төбәкара сменаны беренче тапкыр кабул итә, төбәкләрдәге балалар белән эшләү киләчәктә традициягә әверелүенә  өметләнәм", - дип  белдерде Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр