ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Дин

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикяфта

18 июнь 2017, 12:54 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикяфта Ул, Коръән укып, догалар кылып, 10 көн мәчеттә калачак, мөһим мәсьәләләрне читтән торып хәл итәчәк.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Рамазанның соңгы ун көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикяфта тора. 10 көн дәвамында ул Татарстаныбызга бәрәкәт, халкыбызга тынычлык, иминлек, үсеш сорап, догалар кылып, Коръән укып мәчеттә уздырачак. Тататарстан Республикасы мөселман өммәтенә бәйле мәсьәләләрне Камил хәзрәт читтән торып хәл итәчәк. Бу хакта Татарстан Диния назәрәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.  

«Игътикяф» сүзенең мәгънәсе «көтү, нәрсәнедер дәвам итү»не аңлата. Шәригатьчә игътикяф бер ир кешенең җәмәгать мәчетендә (игътикяф нияте белән) торуы. Яисә хатын-кызның өй мәчетендә (өендә намаз кыла торган урында игътикяф нияте белән) торуы.

Игътикяф - кешенең үзен бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылу өчен аерымлавы дигән сүз. Шулай итеп, кол үзен дөнья эшләреннән өзеп, Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла. Дини китапларда язылган: «Игътикяф кылучының хәле бик әһәмиятле ихтыяҗы белән бер зур кешенең ишеге төбендә торып: «Ихтыяҗымны үтәмичә, бу ишек төбеннән китмәм», - дигән кешенең хәленә охшый. Бу – гамәлләрнең иң хөрмәтлесе», - дип аңларга кирәк. Игътикяф кылучы кеше барлык вакытын намаз укуга багышлый. Башка вакытларда исә мәчет эчендә намазны көтеп утырганы өчен хөкеме намаз укыган кебек булыр, диелә хәбәрдә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10