ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда милләтара шахмат турниры узды
Казан хоккейчылары Электростальдә клубташларын 3:2 исәбе белән җиңде
Кушлавыч ник бездән ерак? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Казанның меңнән артык укучысы милли уеннар белән танышачак
"Əлиф" спектакле Бакуда унынчы тапкыр уйналган

Хәвеф-хәтәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: тупыл мамыгы янучан һәм янгын куркынычы тудыра

18 июнь 2017, 12:18

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: тупыл мамыгы янучан һәм янгын куркынычы тудыра Тупыл мамыгы, дары сыман, теләсә нинди очкыннан да кинәт кабынып китә һәм төрле юнәлештә яна.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Тупылларның чәчәк ату чоры җитте, һәм аның мамыгы куркыныч булырга мөмкин, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Тупыл мамыгы, дары сыман, теләсә нинди очкыннан да кинәт кабынып китә һәм төрле юнәлештә яна. Мизгел эчендә мамык ялкыны агачларга һәм башка янучан корылмаларга күчәргә мөмкин. Агач корылмалар, гаражлар, автомобильләр иң янучан булып санала.

Җыелган мамык балаларны җәлеп итә, мамыкка кагылу, аның белән уйнау аларга ошый. Ахыргы нәтиҗәләрен уйламыйча, кемдер аны кызык өчен яндырырга да мөмкин.

Өлкәннәргә мөрәҗәгать итәбез: әгәр дә сез балаларның урамда мамык һәм ут белән уйнаганын күрсәгез, читтә калмагыз, янгынны булдырмый калыгыз.

Әти-әниләргә үтенеч: балаларыгызга ут белән уйнауның аянычлы хәлләргә китерү ихтималын аңлатыгыз. 

Исегездә тотыгыз: сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы яки ремонт һәм төзелеш эшләре башкарган вакытта чыккан очкын янгын китереп чыгарырга мөмкин.

Искәртеп үтәбез,  балалар шуклыгы белән чыккан янгынның матди зыянын. закон буенча, әти-әниләр түли, дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10