ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Мәдәният

Мәскәүдә "Бабич" фильмын тәкъдим иттеләр

18 июнь 2017, 11:33

Мәскәүдә Мәскәүнең "Ролан" кинотеатрында Булат Йосыповның башкорт һәм татар шагыйре, сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабичка багышланган тарихи фильмы күрсәтелде.

(Казан, 18 июнь, "Татар-инофрм"). Мәскәүнең "Ролан" кинотеатрында Башкортстанда төшерелгән яңа кинофильм - Булат Йосыповның башкорт һәм татар шагыйре, сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабичка (1895-919) багышланган тарихи картинасы тәкъдим ителде, - дип хәбәр итә "Башинфом" мәгълүмат агентлыгы.

Фильм  Мәскәүдәге башкорт киносы көннәре кысаларында күрсәтелде. Әлеге чараны уздыруда Башкортстан Мәдәният министрлыгы, республиканың Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкиллеге һәм "Без бергә" күп милләтле проекты  белән берлектә сенатор Лилия Гомәрова башлап йөрде. 

Режиссер сүзләренчә, "Бабич" - "Беренче Республика" проектының кереш фильмы, ул XX гасыр башында булган  тарихи фактларны сурәтләүгә юнәлдерелгән. 

"Ул безгә кадәр булганнарның казанышларын һәм хаталарын истә тотарга өнди, һәм башка фильмнарның драматургия җирлеге белән үрелеп бара", - дип белдерде Булат Йосыпов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10