ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Җәмгыять, Спорт

Бүгеннән "Казан-Арена" стадионы янында транспорт хәрәкәте вакыт-вакыт туктатылып торачак

18 июнь 2017, 13:30

Бүгеннән Стадин янында "соңгы миль" күрсәткече урнаштырылган.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Бүгеннән башлап "Казан-Арена" стадионы яныннан Өченче транспорт дамбасы буйлап транспорт хәрәкәте туктатыла. Җәяүлеләр һәм җанатарлар дамба аркылы йөрсен өчен, анда транспорт керү ике яклап та чикләнә. Монда "соңгы миль" кагыйдәсе кулланыла - бу территориягә бары тик теркәлгән транспорт кына керә алачак. Ләкин "соңгы миль" зонасына кергән - стадионга якын йортларда яшәүчеләргә мондый чикләү булмаячак.

18, 22, 24 һә 28 июньдә -  Татарстан башкаласында Конфедерацияләр Кубогы матчлары көннәрендә - Казанда 9 урамда хәрәкәт туктатылачак, 8 урамда - парковка, 14 урамда йөк машиналары хәрәкәте тыелачак. 

Кич, "соңгы миль" кагыйдәсе туктатылганнан соң, дамба буйлап "Казан-Арена" стадионы аша уза торган автобуслар, троллейбуслар, трамвайларның эш режимы элеккечә дәвам итәчәк.

Метро 18 һәм 24 июнь көннәрендә - 24:00 сәгатькә, 22 һәм 28 июнь көннәрендә 03:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 

Шулай ук, Конфередацияләр Кубогы уеннары көннәрендә (18, 22, 24, 28 июньдә) Казанда TS-1 - өстәмә автобус маршрутлары оештырылачак. Автобуслар үз эшләрен матчлар тәмамланып ике сәгать узгач төгәлләячәк. Агымдагы көнгә матчка алынган билет һәм җанатар паспортын күрсәткән очракта, автобуста йөрү бушлай була. 

Шәхси һәм эш транспорты хәрәкәте 13:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.

Шулай ук "Казан-1" транспорт- күчеп утыру терминалы һәм "Казан-2" тимер юл вокзаллары янындагы юлларда машина калдыру тыелачак.

Хәрәкәт чикләнүнең төгәл схемасы һәм җәмәгать транспорты маршрутлары үзгәрешен sntat.ru сайтында карарга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр