ҺАВА ТОРЫШЫ oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Сәясәт

Дәүләт Думасы курорт җыемы проектын хуплады

16 июнь 2017, 20:51

Дәүләт Думасы курорт җыемы проектын хуплады 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр төбәкләрдә курорт инфраструктурасыннан файдаланган өчен түләү кертү эксперименты үткәрелә.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Алтай, Краснодар һәм Ставрополь өлкәләрендә һәм Кырымда курорт җыемы кертү турындагы канун проектын Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр комитеты хуплаган. Ул парламентның түбән палатасына закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән, дип җиткерә “РИА Новости”.

Документ нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр әлеге төбәкләрдә курорт инфраструктурасыннан файдаланган өчен түләү кертү эксперименты үткәрелә.

Курорт җыемы тәүлегенә 100 сумнан артмаячак, алынган акча курорт инфраструктурасын үстерүгә тотылачак.

Алдан, бу атнада, канун проекты Федерация Советының өч комитет утырышында хуплау тапкан. Утырыш нәтиҗәсендә “канун проекты, тулаем, сенаторлар тарафыннан хупланган, тәкъдимнәр һәм төгәлсезлекләр күрсәтелгән, алар эш барышында исәпкә алыначак”, – дип билгеләп үтә ТАСС агынтлыгы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр