ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Икътисад

Рөстәм Миңнехановка «Made in Tatarstan» порталы тәкъдим ителде

16 июнь 2017, 15:21 , Фото: Рустам Кильсинбаев

Рөстәм Миңнехановка «Made in Tatarstan» порталы тәкъдим ителде Татарстан Президенты предприятиеләрнең инновацион үсеше буенча киңәшмәдә катнаша.

(Казан, 16 июнь, «Татар-инфором», Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИ да “Предприятиеләрнең инновацион үсеше – Татарстан Республикасы икътисадының көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү нигезе” турындагы киңәшмәдә катнаша.

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов доклад белән чыгыш ясады.

Альберт Кәримов, киңәшмәдә катнашучыларга Татарстанның уңышлары турында искәртте, икътисад һәм сәнәгать үсеше, цифрлы ысуллар кертү һәм сәнәгатьне роботлаштыру, интернет-сәүдә базарына һ.б. өлкәләргә җентекләп тукталды.

Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләрен кертүнең заманча дәрәҗәсе түбән, - дип билгеләп үтә министр. Аның сүзләренчә, сораштырулар буенча 80 респондетның бары тик 6 сы гына дөньяда аналогы булмаган яңа продукция чыгарырга планлаштыра. Нәтиҗәләр предприятиеләрнең патент эшчәнлегенең дәрәҗәсе түбән булуын күрсәтә. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләрен производствога кертү һәм ТРда патентларны теркәүнең иң зур өлешен Татнефть били, әмма быел аларның нәтиҗәләре дә берникадәр төшкән.

Киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан продукциясен тышкы базарларга этәрү өчен «Made in Tatarstan» порталы презентацияләнде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы гамәлгә куйган сайтта республика сәнәгатенең 50 лидеры бар. Хәзер интернет-ресурс ике телдә (рус һәм инглиз) эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр